Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә мәктәпләр, балалар бакчалары, әти-әниләр игелек ярминкәсе оештырдылар

Үткән якшәмбе көнне Кәрвансарай сәүдә үзәге янында халык гадәттәгедән дә күп иде. Биредә янә “Игелек ярминкәсе” булды.

Бу юлы да мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре “прилавка артына” басты. Авыллар мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары, ата-аналар тормышта кирәк күп әйберләр, аеруча бәйрәмнәрдә генә өстәлгә куела торган ризыклар, кайнатмалар, яшелчә, җиләк-җимеш алып килгәннәр.

-Монда инде икенче тапкыр катнашуыбыз, - ди Иске Үтәмеш мәктәбе директоры Миләүшә Шәйхетдинова. -Бакчабызда үстерелгән яшелчә, алардан ясалган ашамлыклар, быел үзебез үстергән үсентеләр дә яхшы сатыла. Камыр ризыклары да тәкъдим итәбез. Әти-әниләр дә игелек ярминкәсеннән читтә калмыйлар.

-Бик матур чәчәк үсентеләре алдык, - ди Чирмешәндә яшәүче Анатолий Мышкин. -Ярминкә бик бай, болай сату итүләре яхшы. Әле тагын товар сайлыйбыз.

Мәгариф учреждениеләре бүгенгедәй ярминкәне быел инде өченче тапкыр оештырдылар. Әүвәлгеләрендә 413 мең сумлык товар сатсалар, бүгенге керем 255 мең сум. Бу средстволарны, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Маркова әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга озаталар. Элеккегеләрендә дә шулай эшләгәннәр.

-Ярминкәдә халык күплеге шатландыра, - ди Иске Котыш мәктәбе директоры Татьяна Колоколова. -Изге эштән беркем дә читтә калмый, беркем дә битараф түгел.

Мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге ярминкәгә үз өлешләрен керттеләр, чараны концерт номерлары белән бизәделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев