Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алдылар

Бу елның ун аенда район территориясендә теркәлгән 7 юл-транспорт һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән, 14 кеше яраланган.

Аварияләрнең төп сәбәпләре - йөрү тизлеген арттыру, алкоголь куллану, каршы юнәлешкә чыгу, - диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров, юл-транспорт фаҗигаларендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан район үзәгендә оештырылган акциядә.

2005 елдан башлап БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда “Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне” буларак билгеләп үтелә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-китемне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы  мәгълүматларына буенча, дөнья күләмендә юлларда һәр 24 секунд  саен бер кешенең гомере  өзелә. Район мәдәният йорты каршында узган әлеге чарада район үзәгендә урнашкан мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары катнашты. Алар автомобиль йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең эчтәлекле плакатлар белән игътибарын җәлеп итеп, руль артында, юлда һәрчак игътибарлы  булырга  өндәделәр.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев