Чирмешәндә егетләрне армиягә озаттылар
Безнең районда

Чирмешәндә егетләрне армиягә озаттылар

23 ноябрь кичендә районның кайбер авылларында солдат озату кичәләре узды. Икенче көнне иртән 7 якташыбызны Казандагы җыелу пунктына озаттылар.

Көзге чакырылышның  өченче төркемендә Лагерка һәм Бәркәтәдән – икешәр, Туймәт, Иске Үтәмеш һәм Утыз Имәннән берәр егет китте. Киләсе төркем – 27 ноябрьдә, соңгысы 5 декабрьдә юлга кузгалачак.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев