Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә «Беренчеләр хәрәкәте»нең муниципаль слеты узды

«Беренчеләр хәрәкәте»нең муниципаль слеты Чирмешәннең «Орион» яшьләр үзәгендә штаб-кабинет ачу вакыйгасы белән башланды. Иркен, якты, уңайлы кабинет очрашулар үткәрү, районда әлеге хәрәкәтне үстерү буенча планнар турында фикер алышу урыны булачак.

- Районда "Беренчеләр хәрәкәте" көчәя, анда катнашучылар саны арта бара. Киләчәктә дә шундый ук актив булуыгызны телим. Хәрәкәт тормышында катнашып, сез башка мәктәпләр, районнар, шәһәрләр белән аралашасыз, тәҗрибә уртаклашасыз. Шушы рәвешле сез безнең районның киләчәген булдырасыз, аны республика күләмендә танытасыз. Район җитәкчелеге сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Бары тик алга барыгыз, - диде слетта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.

Чарада Чирмешәннең 1 нче урта мәктәбе базасында ачылган бүлекчә остазы Алинә Иктисамова үзләрендәге бүлек эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук хәрәкәтнең эше турында Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының Беренчеләр советы рәисе Рөстәм Гаврилов та сөйләде. Хәрәкәт юнәлешләре лидерлары яңа фикерләр белән уртаклаштылар, проектлар тәкъдим иттеләр.

Катнашучылар өчен медиаинтенсив, экологик квиз, аромасаше, татлы чәчәк бәйләме, хәрәкәт символикасы ясау буенча мастер-класслар оештырылды.

Слет хәрәкәтнең башлангыч бүлекчәләре арасында оештырылган интеллектуаль уенда җиңүче командаларны бүләкләү белән тәмамланды.

Лилия Зөфәрова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев