Чирмешән хастаханәсен ремонтлауга 300 миллион сум акча бирелә
Безнең районда

Чирмешән хастаханәсен ремонтлауга 300 миллион сум акча бирелә

Район үзәк хастаханәгә төзүчеләр килгән.

Биредә, сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасы кысаларында, капиталь ремонт башланган. Төзекләндерү эшләренә 300 миллион сум акча каралган.

-Төзүчеләр эшне терапия бүлегеннән башладылар, - диде район үзәк хастаханәнең баш табибы Лилия Мортазина. – Проект буенча, хастаханәнең стационар өлешендә тулысынча капиталь ремонт үткәрү, яңа җиһазлар һәм инвентарь кайтару, шулай территорияне дә төзекләндерү планлаштырылган. Терапия бүлегендә дәваланучылар һәм персонал әлегә гинекология бүлегенә күчерелгән.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев