Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучыларын туклануын ата-аналар да контрольдә тота

Киләсе елдан районның мәгариф учреждениеләрен: балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне азык-төлек белән бер генә оешма тәэмин итәчәк.

– Яңа елның беренче яртыеллыгында шундый системага күчәргә ниятләп торабыз. Кайсы предприятие тендерны ота, шуның белән эшләячәкбез,  – диде район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова.   

Бүген мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына азык-төлекне төрле подрядчы китерә һәм араларында үз вазифаларына җавапсыз караучылар да бар. Төрле кеше белән эшләгәч, башка проблемалар да килеп чыккалаган. 

– Республиканың кайбер районнары бер подрядчы белән эшләүгә күптәннән күчте. Аларның тәҗрибәсеннән күргәнебезчә, моның уңай яклары күп. Бер тәэмин итүче – конкрет бер җавап бирүче. Безнең максат – балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану сыйфатын яхшырту,  –  дип дәвам итте сүзен Ольга Владимировна. 

Быел урта һәм өлкән сыйныфларда белем алучы бер баланы ашатуга бюджеттан көнгә 8 сум 30 тиен акча бирелә.
 Билгеле, бу акча гына укучыларны тиешенчә тукландыруга җитми, шуңа да районның барлык мәктәпләрендә ата-аналардан да акча җыялар. 

– Башлангыч сыйныфлар укучылары, барлыгы 749 бала, бушлай тукланалар, аларга бюджеттан 55 сум 55 тиен бирелә, – диде район мәгариф бүлеге начальнигы. – Алардан тыш, урта һәм өлкән сыйныф укучылары арасында да ташламалы категорияләр билгеләнә, алар да түләүсез туклану хокукына ия, мондый укучылар 223 кеше, шул исәптән 39сы – физик мөмкинлекләре чикле инвалид балалар. 

Районда һәр мәктәп укучысы көненә уртача 22 сум 92 тиенгә ашый икән. Бу бөтен җирдә дә шулай дигән сүз түгел. Һәр мәктәптә әти-әниләр гомуми мәктәп җыелышларында туклану өчен күпме түләүне үзләре билгелиләр. Районда ата-аналар взносы
300 сумнан 600 сумга кадәр тәшкил итә. Билгеле, меню шуннан чыгып төзелә. 

Шушы көннәрдә 1 нче санлы Чирмешән мәктәбендә мәгариф учреждениеләрендә эшләүче тәҗрибәле аш пешерүчеләр мәктәп директорларына һәм ата-аналар комитеты әгъзаларына төрле суммага төзелгән меню нигезләрендә ашлар тәкъдим иттеләр. Очрашуга килүчеләр тәмле итеп әзерләнгән аш-суларны авыз итеп, бәя бирделәр. 

Монда район җитәкчесе Рамил Айбатов та булып, бу мәсьәләгә үз мөнәсәбәтен белдерде.

Барлык мәгариф учреждениеләрендә дә диярлек балаларга кайнар аш әзерләү өчен шартлар бар, ашханәләр тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

– Әүвәл Чирмешән лицееның, быел 1 нче санлы Чирмешән урта мәктәбенең ашханәләрендә капиталь ремонт ясалды,  – диде Ольга Маркова. 

Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә балаларның ничек туклануы белән гел кызыксына. Ата-аналар комитетының да мондый хокукы бар, мәктәпкә килеп, ашларны үзләре дә авыз итеп карый алалар.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев