Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте адресын алмаштырды

30 гыйнварда Иске Элмәле авылында бер йортта янгын чыккан. Бу хакта хәбәр бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә 10 сәгать 59 минутта керә. Бәхеткә, ут зур зыян салырга өлгерми, аны янгын сүндерүчеләр килгәнче бастыралар.

112 номерына шалтыратулар ЕДДСка бара. Сменадагы диспетчер хәбәрне ашыгыч ярдәм хезмәтләренә юллый. Ә 2-24-12 номерын җыйганда турыдан-туры бездәге деспетчерларга эләгә. Кәрәзле телефон аша 101, 102, 103, 104 номерлары бу ашыгыч хезмәтләрнең үзләре белән тоташтыра.

Әлегә кадәр янгын часте бинасында булган бу хезмәт үзенең адресын алмаштырды, алар хәзер район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе бинасында эшлиләр. Аны ал тасмалар кисеп ачкан көнне дә 112 хезмәтенә алда язылган янгын турында хәбәр кергән.

Коткаручыларның яңа кабинетларын ачу тантанасында катнашкан район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов кизүләренең тыныч үтүен, күңелсез хәбәрләрнең сирәк керүен теләде.

Быел районда өч янгын булган: ике йорт һәм бер фермада ут чыккан, 2022 елның бу чорында бер янгын очрагы теркәлгән булган.

-Район башлыгы Рамил Айбатов халыкның куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрүгә бик игътибарлы. Рәхмәт, аның ярдәме белән үз бүлмәбезне булдырдык, – диде районның бердәм дежур-деспетчерлык хезмәте (ЕДДС) җитәкчесе Гөлия Яруллина. – Оператив зал булдыру һәм ремонтлауга, кирәкле техникалар сатып алуга, интернет челтәренә тоташуга җирле бюджеттан 300 мең сумга якын акча тотылды.

Әлеге хезмәт район территориясендә гадәттән тыш хәлләр турында мәгълүмат җыю, эшкәртү, анализлау мәсьәләләре буенча гамәлдә булган барлык дежур-деспетчерлык хезмәтләре өчен, уртак гамәлләр буенча координацияләүче орган булып тора.

Райондагы ЕДДСта биш кеше эшли. Дүрт диспетчер чиратлап тәүлек буе дежур тора.

-Сменаларның бик тыныч үткәннәре дә була. Берсендә исә аеруча күп, 43 шалтырату кергәне дә истә. Уртача алганда, тәүлеккә 5-6 хәбәр алына, – диде Гөлия Мансур кызы. – Без ул хәбәрләрнең үтәлүен дә контрольдә тотабыз, шалтыратучы белән кабат элемтәгә керәбез. Еш кына МЧС хезмәткәрләре белән үзем дә юлга чыгам.

Кадрия Гамирова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X