Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үткән өч айда 15 сабый туган

Ел башыннан район ЗАГС бүлегендә 15 яңа туган сабыйга туу турында таныклык тапшырганнар. 2023 елның бу чорында 12 бала туган, шуларның өчесе - мартта.

Язның беренче аенда районда 6 сабый: 4 малай һәм 2 кыз туган. Аларга Тимур, Вячеслав, Реналь, Владимир, Рания, Айлина исемнәре кушканнар.

2024 елның өч ае йомгаклары буенча гаилә коручылар статистикасы үткән елның шул чоры белән тәңгәл килә.

Былтыр да, быел да март аенда районда өчәр пар кавышкан, өч айда яңа гаиләләр саны алтыга җиткән. Апрельдә район ЗАГС бүлегендә өч пар никахларын теркәргә планлый. Май аенда гаилә корырга теләүчеләр әлегә булмаса да, июльгә гаризалар кергән.

Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, аерылышулар саны кавышуларны да узып киткән.

Беренче кварталда сигез гаилә таркалган, шуларның бишесе - мартта. 2023 елның мартында бер пар аерылышкан, өч айда – 5.

Үткән соңгы айда район ЗАГС бүлегендә 14 кеше үлеме хакында таныклык тутырганнар. Ел башыннан 71 кеше бакыйлыкка күчкән. 2023 елның бу чорында 50 кеше вафат булган.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев