Чирмешән районында пенсионерлар саны арткан
Безнең районда

Чирмешән районында пенсионерлар саны арткан

Бүген районда 5757 пенсионер яши. Бу сан былтыргыдан күбрәк, 2022 елның 1 гыйнварында пенсия яшендәге 5703 кеше теркәлгән булган.

РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә 2022 елда барлыгы 1 миллиард 211 миллион 895 мең 565 сум пенсия акчасы түләнгән.

Үткән елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре ике мәртәбә артты: 1 гыйнвардан – 8,6, ә 1 июньнән – 10 процентка. Бу елның 1 гыйнварыннан аларның иминият пенсияләре тагын 4,8 процентка күбәйгән.

Кадрия Гамирова фотосы

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев