Чирмешән районында каз өмәләре башланды
Безнең районда

Чирмешән районында каз өмәләре башланды

Иске Үтәмеш авылында каз, үрдәк өмәләре гөрли.

Резеда Галиевалар үрдәкләрен чалып, эшкәртеп, туңдыргычка салып та куйдылар. Алар быел 15 баш су кошы үстергәннәр.
Озакламый Ольга Шәрифуллина һәм Нәзирә Абделгалимоваларда да өмәләр узачак. Шәрифуллиннар, елдагыча, 20 каз, Абделгалимовлар 10 үрдәк симерткәннәр.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев