Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында былтыр җан башына уртача 10,8 литр алкоголь сатылган

2024 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, былтыр районда спиртлы эчемлекләр 2023 елга караганда кимрәк сатылган.

Узган ел районның сәүдә нокталары прилавкалары аша 193 мең 688  литр алкоголь продукциясе үткән, бу 2023 елгыдан ике процентка кимрәк.

-Район территориясендә  моңа лицензиясе булган 57 сәүдә объекты эшли, шуларның 16сы - Чирмешәндә, 41е - авылларда, - диде  Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекциясе бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Румия Сөләйманова. – Үткән ел сатылган спиртлы эчемлекләр күләменнән санасаң, районның бер кешесенә уртача (сыра һәм сыра эчемлекләреннән тыш) 10,8 литр туры килә, 2023 елдагыдан  ике процентка кимегән (10,97 литр). Республика буенча җан башына уртача - 15,2 литр. Чагыштыру өчен: Яңа Чишмә районында – 15, Чистай районында – 13,8, Аксубай районында 8,7 литр.

Чирмешән, Бәркәтә, Яңа Кади, Иске Котыш, Кармыш авыл җирлекләрендә алкоголь продукциясен  сату җан башына уртача район күләменнән югарырак. Ә Иске Кади, Түбән Кармалка, Мордва-Афонькәсе авыл җирлекләрендә бу күрсәткеч иң түбәне.

Былтыргы саннардан күренгәнчә, 45 район арасында алклголь продукциясен ваклап сату буенча безнең район 11 нче урынга күтәрелгән. 2023 ел нәтиҗәләре буенча 13 нче урын биләгән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына караган районнар арасында Чирмешән районы беренче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев