Чирмешән районы клиент хезмәтенә һәр көнне дистәләп кеше килә
РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең райондагы клиент хезмәте 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
Бүлекчә барлык катлам гражданнарга да хезмәт күрсәтә, аларның канаты астында балалар, әниләр, ата-аналар, пенсионерлар, физик мөмкинлекләре чикле гражданнар, хәрби хезмәткәрләр һәм ветераннар да бар.
-Социаль фонд халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр саны буенча лидерларның берсе булып тора һәм гражданнарга аларны алуны мөмкин кадәр гадиләштерергә омтыла, - диде район клиент хезмәте җитәкчесе Лилия Гатина. – Без социаль статусына, яшенә һәм тормыштагы хәленә бәйсез рәвештә һәрбер гражданин турында кайгыртабыз.
Утырышта РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең матди-техник тәэмин итү идарәсе башлыгы Раил Гайнуллин катнашты. Ул клиент хезмәте коллективына рәхмәтләрен әйтте һәм тырыш хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова исә төрле категория гражданнар белән эшләүче коллективка олы рәхмәтен җиткерде.
-Сез кешеләргә, туганнан алып, бакыйлыкка киткәнче хезмәт күрсәтәсез. Төрле холыклы гражданнар белән очрашырга туры киләдер. Авыр эшегездә уңышлар телим, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
Район клиент хезмәтендә 11 кеше эшли, 2024 елда аларга 4889 кеше килгән, тагын 2357 гражданин бердәм дәүләт порталы аша мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев