Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районы авылларында 15 гыйнвардан халык җыеннары башланды

Районыбыз авылларында яшәүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне район җитәкчелегенә җиткерә.

Җыенның тәүгесе бүген Иске Котыш авыл җирлегендә узды инде. Гыйнвар ае ахырына кадәр дәвам итәчәк әлеге чараларда үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, 2025кә бурычлар билгеләнә. Бу җыелышлар - халкыбызның җитәкчеләргә үз гозер-үтенечләрен белдерүгә менә дигән форсат.

Район Советы аппараты җитәкчесе Марат Әһлиуллин хәбәр итүенчә, район һәм төрле оешма, учреждениеләр җитәкчеләреннән торган “десант” җыеннарны 23 авылда үткәрәчәк. Гомумән, районыбызда барлыгы 48 торак пункт исәпләнә.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев