Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рамил Айбатов билгеләнде

Чирмешәндә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде.

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе постын биләүгә ике кандидат дәгъва кылды. Конкурс комиссиясе муниципаль район Советының егерме дүртенче утырышына Рамил Әхмәдуллин һәм Рамил Айбатов кандидатураларын тәкъдим итте.

Рамил Исмәгыйль улы Әхмәдуллин - районның контроль-хисап палатасы рәисе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе, ә Рамил Тәлгать улы Айбатов әле быел, сентябрь аенда гына муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы урынын биләде.

Тавыш бирү алдыннан, алар документларны һәм утырышта катнашучыларны үзләренең программалары белән таныштырдылар. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Рамил Айбатов өстен булды, утырышта катнашкан 31 депутатның барысы да аңа ышаныч күрсәтте.

-Мин районда тормыш сыйфатын тагын да күтәрү өчен көч куячакмын, диде Рамил Айбатов. – Кече эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтәчәкбез, хуҗалык итүне һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүне кызыксындырачакбыз. Яшьләрнең зур шәһәрләргә китүе, бигрәк тә авыл җиреннән, демографик хәлдә начар чагылыш таба. Әлеге тенденцияне төзәтү өчен зур эш алып бару сорала. Алда эш күп.

Башкарма комитет җитәкчесе шул ук утырышта муниципаль  район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов белән контракт та төзеде.

Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе начальнигы Ильнур Гарипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Людмила Рыбакова, башка кайбер җитәкчеләр һәм белгечләр, район активы да катнашты.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X