Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән котельныйлары ягулык сезонына әзер

“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесенә караган барлык котельныйлар да җылылык җибәрергә әзер.

- Җәйге чорда авыллардагы һәм район үзәгендәге котельныйларга чираттагы ремонт ясадык: мичләр чистартылды, санагычлар һәм сигнализаторларны тикшертеп урнаштырдык. Барлык насослар, приборлар төзек, әлегә опрессовка бара, - диде предприятие директоры урынбасары Михаил Арютин. – Чирмешәннең үзәк котельныеннан Совет урамына кадәр һәм район мәдәният йорты тирәсендә, барлыгы 400 метр озынлыкта, җылылык трассасын алыштырдык.

Михаил Иванович әйтүенчә, район башкарма комитетыннан җылыту сезонын башлауга рөхсәт булу белән, алар җылылык җибәрергә әзер. Гадәттә, уртача тәүлек температура рәттән өч көн дәвамында плюс 8 градустан артмаса, барлык объектларга да җылылык җибәрә башлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев