Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең “Ландыш” балалар бакчасында ремонт тәмамлана

Район үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы сентябрь башларында кабат үз ишекләрен ачарга җыена.

Яздан бирле  бакчага төзүчеләр хуҗа булды. Бүген биредә эшнең кызган чагы – дүрт бригада эшли.

-Бер бригада тәрәзәләрне алмаштырып бетерде, инде ишекләр урнаштыралар, - ди балалар бакчасы мөдире Гөлфия Ибәтова. - Осталар стеналарны шомартып бетерде, хәзер алар буяла. Бәдрәф һәм ашханә стеналарына плитка ябыштырыла. Идәннәргә җәю өчен линолеум кайтты.

Группалар бүлмәләренең түшәме буялган, ә башка бүлмәләрдә аларны армстронгтан җыялар, ягъни асылмалы булачак. Канализация, су үткәргечләр - барысы да яңартылган, эчке эшләр тәмамлангач, сантехника урнаштырыла. Бакча алдына асфальт җәергә, керү юлына брусчатка түшәргә дә җай табарга уйлыйлар.

Төзүчеләргә бакча хезмәткәрләре дә булышалар, шул ук вакытта бакчаны ачу тантанасына да әзерләнәләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев