Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең бер хатын-кызыннан коллектор-мошенник акча таләп итә

01 Узган атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут бәла-казалары хакында хәбәрләр булмаган. 15 һәм 18 март көннәрендә әлеге подразделениеларның янгын-коткару хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәтләренә барырга туры килгән. 02 12-19 мартта район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән. Участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 15 административ...

01 Узган атнада Чирмешәндәге 135нче янгын частена һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постына ут бәла-казалары хакында хәбәрләр булмаган.

15 һәм 18 март көннәрендә әлеге подразделениеларның янгын-коткару хезмәткәрләренә юл-транспорт һәлакәтләренә барырга туры килгән.

02 12-19 мартта район полиция бүлекчәсендә 28 хәбәр кабул ителгән.

Участок уполномоченныйлары һәм башка хезмәтләр 15 административ беркетмә төзегәннәр.

Район юлларында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә имгәнүчеләр бар, җидесе - матди зыян белән.

Тиешле рөхсәт кәгазьләре булмаган килеш металл калдыклары җыю белән шөгыльләнүче Туймәт авылы кешесе җаваплылыкка тартылган.

Чирмешәннән бер хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аңа, Түбән Камада яшәүче улың миннән акча алды дип, бер ир-ат телефоннан даими шалтырата һәм 20 мең сум акча таләп итә.

03 Узган ялларда ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакырту кергән. Әлеге хезмәт фельдшерлары әйтүенчә, 7 кеше аларга ОРВИ белән авырып мөрәҗәгать иткән. Якшәмбе көнне юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә барганнар, Сосновка поселогы янында булган авариядә имгәнгән дүрт кешене Әлмәт шәһәрендәге медсанчастька озатылган.

04 Газ хезмәте слесарьлары газ җиһазларын ремонтлау һәм көйләү буенча 31 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined