Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләрне диспансерлаштыруга чакыралар

Даими рәвештә медицина күзәтүе үтеп тору яман шеш, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк һәм башка авыруларны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә. Үткән ел районда 3441 кеше диспансерлаштыру, 717 кеше профилактик күзәтү узган, шуларның 13сендә иртә срокта яман шеш авыруы ачыкланган, 289се төрле авырулар белән, беренче тапкыр, диспансер күзәтүгә алынган.

-Күкрәктә ямаш шеш авыруын  иртә срокта ачыклау өчен 40 яшьтән 75 яшькәчә хатын-кызлар ике елга бер тапкыр маммография үтәргә тиеш. Былтыр 1221 кеше шундый тикшеренү узды һәм шуларның 25сендә кимчелекләр табылды, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Эчәклектәге яман шешне ачыклау максатында диспансерлаштыру үтүче, 40 яшьтән узган ир-атларга һәм хатын-кызларга да анализ тапшыру мәҗбүри. Үткән ел шундый анализ биргән 1977 якташыбызның 146сында авыру ачыкланды.

18 яшьтән 39 яшькә кадәрге кешеләр өч елга бер, ә 40тан узганнар ел саен диспансерлаштыру узарга тиеш. 2021 елның 1 июленнән соң коронавирус белән авырганнар йөрәк-кан тамырлары системасын, тын юлларын һәм башка органнарын тирәнтен тикшертә алалар.

Күкрәктәге яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау өчен, быел 1982, 1980, 1978, 1976, 1976, 1972, 1972, 1970, 1968, 1966, 1964, 1962, 1960, 1958, 1956, 1954, 1950,1948 елларда туган хатын-кызлар маммография үтәргә тиеш. Эчәклектәге яман шешне иртә срокта ачыклау өчен, 1982, 1980, 1978, 1976, 1974,1972, 1970,1968,1966, 1964, 1962, 1960, 1958, 1957, 1956, 1955, 1954, 1953, 1952, 1951, 1950, 1949, 1948, 1947 елларда туган ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла.

Диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләрне узу өчен район халкына район үзәк больницасы поликлиникасының профилактикалау  медицина кабинетына, яки 1.1 диспансерлаштыру кабинетына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Үз сәламәтлегегез турында вакытында кайгыртыгыз – диспансерлаштыру узыгыз.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев