Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр юллар чистартылмавыннан еш зарланганнар

Быелның гыйнвар аенда республиканың “Халык контроле” дәүләт порталына  Чирмешәннән язылган биш зарның дүртесе юлларның кардан чистартылмавы белән бәйле.

Район үзәгендә яшәүче хатын-кыз Чирмешәннең   Силантьев урамындагы бер баганада яктырткыч янмавыннан, төннәрен караңгы булуыннан зар белдергән. Шуннан соң Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты биредә яңа лампочка куйдырткан.

Кар, бураннар башлангач, хәбәрләр ешайган. Шешминская урамы юлында кар күп, машина йөртүчеләргә күренми, дип язган берәү. “Каенкай” балалар бакчасы янында да кар күп дигәннәр. Шул бер үк якташыбыз  Техническая һәм Татарстан урамнары  киселешендәге юл чатындагы (“Чирмешән “физкультура-савыктыру комплексы янында) кар өемнәрен дә күреп алган.

Икенче чирмешәнле “Район үзәгенең Дзержинская урамындагы юл кырые - “обочина”  чистартылмаган, җәяү йөреп булмый, машиналар бәрдереп китәргә мөмкин”, дип куйган.

Әлбәттә, бураннарда юлчылар, коммуналь хезмәтләр барына да өлгереп бетә алмады: гыйнвар ае урталарында кар күп яуды. Бүген район үзәге юллары чагыштырмача чиста. Юл кырыйларыннан шактый гына карны төяп тә түктеләр.    

Сүз уңаеннан, “Халык контроле”нә алкоголь продукциясен законсыз сатучылар хакында да язарга мөмкин. Әгәр факт раслана икән, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X