Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр алдан тавыш бирә

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча алдан тавыш бирү башланды.

25 июньнән 30 июньгә кадәр алдан тавыш бирү мөмкинлегеннән файдаланып, Чирмешән районында, референдум кысаларында, 1954 кеше сайлау участогына килеп, гражданлык бурычын үтәгән дә.

Районда иң зурларның берсе – исемлектә 1211 сайлаучы теркәлгән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә урнашкан участокта беренче көнне үк 162 сайлаучы бюллетень алган.

Участокка килүчеләргә ручка, битлек, пирчәткә бирәләр, тән температураларын үлчиләр, кыскасы, саклык чаралары күрәләр.

Район территориаль сайлау комиссиясендә әйтүләренчә, 27-30 июнь көннәрендә дә алдан тавыш бирергә була, ә референдум 1 июльдә узачак, сайлау участоклары иртәнге сәгать сигездән кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Үзең белән паспорт алып килү сорала.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X