Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге сәнгать мәктәбе “өй туе” үткәрде

Нәкъ 16 ел элек декабрь аенда эшли башлаган балалар сәнгать мәктәбендә бүген зур бәйрәм - капиталь ремонтланган бина кабат үз ишекләрен ачты.

Биредә төзекләндерү эшләре агымдагы елның гыйнвар аенда башланды. Ремонтны “Мәдәният” милли проект кысаларында башкарып чыктылар, моңа республика бюджетыннан әүвәл 28 миллион сумнан күбрәк акча бирелгән.

-Төзүчеләр түбәне дә яңабаштан яптылар, бина эчке яктан да тулысынча яңартылды. Ишек-тәрәзәләр алмаштырылды, электр, су, канализация челтәрләре, җылылык үткәргечләре яңартылды, стена, түшәм, идәннәр дә башка төс алды, - ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Иляева.

Төзүчеләр башкарганны тантанада катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да югары бәяләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

-Биредә үз эшләрен яратып башкаручы, тәҗрибәле, сәләтле укытучылар хезмәт куя. Бинада яшь талантлар өчен бөтен шартлар да тудырылган,  - диде ул сәнгать мәктәбенең педагогик коллективын мактап.

Әлеге вакыйга уңаеннан Чирмешәнгә республиканың мәдәният министрлыгы урынбасары Ленар Хәкимҗанов махсус килгән. Ул яңа төсмер алган бинада шөгыльләнүче балаларга  һәм укытучыларга уңышлар теләде.

-Бу матур бинада балаларда сәнгатькә мәхәббәт уяталар. Алар яхшы белем алып, сәләтләре белән республикада гына түгел, илдә танылсыннар, районыгызның горурлыгы булсыннар, - диде кунак.

Заманча стиль алган, иркен, уңайлы һәм җылы кабинетларда балаларга да, мөгаен, ошаячак. Кабинетларда яңа җиһазлар урнаштырылган. Алар өчен өстәмә 9 миллион сумнан күбрәк акча биргәннәр. Яңа елда мәктәпкә тагын яңа музыкаль кораллар да кайтырга тиеш.

Район үзәгендә сәнгать мәктәбе 1969 нчы елны ачыла.  Директор итеп билгеләнгән Михаил Гаврилович Журавлев укучыларны баянда, фортепьянода уйнарга өйрәтә. Ул елларны сәнгать мәктәбендә 25 бала шөгельләнә.

Бүген сәнгать мәктәбендә музыка, хореография һәм сәнгать юнәлешләре буенча 400дән күбрәк укучы белем ала. Кайбер авылларда мәктәпнең аерым сыйныфлары эшли. Лашманда инде берничә ел дәвамында балалар декоратив-гамәли сәнгать һәм хореография бүлекләрендә шөгыльләнәләр. Ульяновка балаларын биергә өйрәтәләр. Кармышта театр сыйныфы бар. Иске Элмәле авылында хореографиягә балалар кабул иткәннәр, ә Әккәрәйдә театр сыйныфы ачылган.

Балалар сәнгать мәктәбен 800дән күбрәк бала тәмамлаган, аларның 150дән күбрәге урта махсус һәм югары уку йортларында белем алуларын дәвам иттеләр. Бүген тугыз якташыбыз, белгечлек алып, үзләре тәмамлаган сәнгать мәктәбендә укытучы булып эшлиләр.

Мәктәп коллективы район, республика чараларында даими катнаша, призлы урыннар яулый.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев