Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә балалар өчен лагерь эшли
Безнең районда

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчетендә балалар өчен лагерь эшли

Чирмешәндәге Мөшбикә мәчете балалар өчен лагерь оештырган. Бирегә көн саен 20гә якын бала килә.

Мәчет имамы Хәбир Ханов балаларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырырга тырыша, малайлар дин дәресләрендә дә утыралар, уйнап та алалар һәм тәмле ашлар белән сыйланалар.

Сүз уңаеннан, биредә июль аенда кызлар өчен лагерь ачу күздә тотыла.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев