Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндәге өлкәннәр йортында әбиләр кинога йөри

    Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә яшәүче якташлар Чирмешән өлкәннәр һәм инвадидлар йорт-интернатына 40 мең сумлык зур экранлы видеопроектор алып бирделәр.

    Дөресрәге, аның сертификатын Чирмешәндә узган якташлар очрашуында бүләк иткәннәр иде. Инде менә бүләк үзе кайтып җиткән.

    - Экраны зур. Аңа флэшка куеп, кино карарга мөмкин. Әбиләр, бабайлар рәхәтләнсеннәр. Якташларга бик зур рәхмәт, - ди әлеге йорт директоры Илшат Закиров.

     фото архивтан

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: