Чирмешәндә үзәк чыршыны кабыздылар да
Безнең районда

Чирмешәндә үзәк чыршыны кабыздылар да

Бу атнада район үзәгендәге күпчелек оешмалар үз ишегалларын Яңа елга әзерли башлады. Берәүләр чыршы куя, икенчеләре кардан сыннар ясауга керешкән.

Ә балалар сәнгать мәктәбе каршында картоннан кисеп ясалган юлбарыс, куян, маймыл, Кар кызлары “тезелешеп басты”. Биредә укытучылар урман гүзәлен төсле шарлар белән бизәде.

- Тиздән Яңа ел бит. Шуңа күрә чирмешәнлеләрдә бәйрәм рухы ясыйсыбыз килә, аеруча хәзерге коронавирус белән бәйле катлаулы вакытта, матурлыкны күреп кәефләр дә күтәрелеп китә.  Мәктәбебез тирәсен бизәргә күмәкләшеп чыктык, - ди укытучы Альбина Гыйльфанова.

Шул көннәрдә Чирмешәннең үзәк чыршысы да җемелдәп янган утлары белән сөендерде. Әлеге 9 метрлы чыршыны, елдагыча, яшьләр мәйданчыгында урнаштырганнар.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев