Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче Мария Свекровина район газетасын киләсе елда да укыячак

Туган як тарихы музее директоры Лилия Селезнева районда беренчеләрдән булып “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылды.

Хәзерге вакытта 2020 нче елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе бара.  Аның кысаларында “Подписка бүләк ит!” акциясе быел да дәвам итә.

Лилия Әнәс кызы Чирмешәндә яшәүче Мария Свекровинаның өенә барып район газетасына квитанция тапшырды.

78 яшьлек Мария Михайловна гомере буе район почта элемтәсе участогында хезмәт куйган, оператор, кассир, подписка бүлеге начальнигы да булган.

-Элек халык газета-журналларны күп укый иде, - ди хезмәт ветераны. – Балаларга “Мурзилка”, “Веселые картинки” журналларын алдыралар иде. Өлкәннәр “Аргументы и факты” газетасына өстенлек бирделәр, “Комсомольская правда”, “Советская Россия” газеталарына да заказ карточкасы шактый күп булды. Билгеле, ул елларда да  район газетасы һәр гаиләгә килә иде, дип була. 

Мария Свекровина үзе дә “Наш Черемшан” белән “Выбор” газеталарына гел языла икән. Киләсе елның беренче ярты елына әле заказ карточка тутырып өлгермәгән.

-Бу минем өчен көтелмәгән бүләк булды, зур рәхмәт, - дип калды Мария Михайловна.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев