Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә яшәүче ир-ат өйдәшен чәнчеп үтерә

Чирмешәндә яшәүче 1959 елгы ир-ат бергә яшәүче хатын-кызга пычак кадаган, ул үлгән. Хәзер гаепле җинаять җаваплылыгына тартыла. 01 28 сентябрьгә каршы төндә Сосновкадагы бер хуҗалыкта каралтылар һәм өйнең түбәсе янган. Үткән атнада янгынчылар Югары Чегодай авылында янган чүп-чарны сүндерергә дә барганнар. 02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 21нән 28 сентябрьгә кадәр...

Чирмешәндә яшәүче 1959 елгы ир-ат бергә яшәүче хатын-кызга пычак кадаган, ул үлгән. Хәзер гаепле җинаять җаваплылыгына тартыла.


01 28 сентябрьгә каршы төндә Сосновкадагы бер хуҗалыкта каралтылар һәм өйнең түбәсе янган. Үткән атнада янгынчылар Югары Чегодай авылында янган чүп-чарны сүндерергә дә барганнар.

02 "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 21нән 28 сентябрьгә кадәр вакыт эчендә 37 гариза һәм хәбәр кергән.
Чирмешәннең Заречная урамында яшәүче берәүнең базыннан бәрәңге урлаганнар. Матди зыян 1000 сум.
Яңа Кадида берәүнең сараеннан билгесез кешеләр бензин пычкысы һәм электр инструментлары, Сосновкада - бөртек ваклагыч һәм бензогенератор, Утыз Имәндә бензин пычкысы, бөртек ваклагыч, электр ышкысы һәм 4 җиңел автомобиль көпчәге, кышкы резиналар алып чыкканнар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 105, участок инспекторлары 22 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә уртача 25 чакырту кергән. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә 5 кеше тән җәрәхәте алган, 4 кеше ОРВИ белән чирләгән. Чакыртуларның күпчелеге - югары кан басымлы авырулар янына булган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 42 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция янгын хезмәте

2
X