Чирмешәндә транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән өч йөртүче тоткарланган
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02 Район полиция бүлекчәсенә бер атнада 32 хәбәр кабул ителгән. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган. Үткән атнада район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 92...
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды.
02 Район полиция бүлекчәсенә бер атнада 32 хәбәр кабул ителгән. Шул вакыт аралыгында 3 җинаять эше кузгатылган.
Үткән атнада район юлларында 4 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 92 кешегә карата беркетмә төзегәннәр. Шуларның өчесе транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән.
18 февраль көнне Чирмешәндә туктатылган машинаның йөртүчесе исерек булган, полиция хезмәткәрләренең таләбенә буйсынмаган.
"Магнит-Косметик" кибетендә 20 мең сумга якын бәядә товар җитмәүчелек ачыкланган. Тикшерү бара. "Чирмешәндә яшәүче хатын-кызның "Бочка" кафесында 15 мең сумлык кесә телефонын урлаганнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада тәүлеккә 20дән күбрәк чакырту кергән. Фельдшер Надежда Кузина әйтүенчә, соңгы вакытта ОРВИ белән чирләүчеләр күбәйгән. Шимбә-якшәмбе көннәрендә авыручылар янына 15 тапкыр барырга туры килгән. Уннан артык ке-ше үзләре килеп ярдәм алган.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 51 заявка үтәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев