Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә үтүче атналык планеркада макулатура җыю эше дә анализлана

Һәр атнаның дүшәмбе иртәсендә иртәнге сәгать җидедә башланучы бу җыелыш-киңәшмәнең соңгысында да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында озаграк сөйләделәр.

Район үзәгендә һәм торак пунктларда яшәүчеләр көнкүреш калдыклары чыгарган, су кулланган өчен 330 мең сум әҗәтле икән, шуның 248 мең сумы – чирмешәнлеләр өлеше. Билгеле, күпчелек бу яктан тәртипле, вакытында түлиләр.

-Бу мәсьәләдә аеруча авыр тормыш хәлендәгеләргә булышу җаен табарга, ә башкалар белән җитди һәм даими эшләргә кирәк, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Яңа Элмәледә яңа ФАП төзелде, эше беткән диярлек, әмма пункт газ челтәренә тоташтырылмаган килеш. Район башлыгы район үзәк больницасы баш врачына һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгына бу эшне тизрәк төгәлләү бурычын куйды. Әнә кайбер объектларны, әйтик, Ивашкино мәдәният йортын, Сосновка мәктәбен һәм башкаларны озакламый ачарга да җыеналар. Төзелүче, инде эчке эшләре генә калучы социаль әһәмиятле биналар тагын байтак. Поликлиникада ремонтны нык тизләтү кирәк.

Планерканың вакыт регламенты юк, ул уртача өч, кайвакыт дүрт сәгатькә сузыла. Бәйрәмнәр алдыннан, башка вакытта җитәкчеләрне һәм белгечләрне эштән бүлмәс өчен, кайбер комиссияләр утырышын да планерка “программасына” кертәләр. Әйтик, террорчылыкны һәм экстремизм гамәлләрен кисәтү, бу өлкәдә уяулыкны,  җаваплылыкны көчәйтү  хакында шунда конкрет бурычлар куела.

Әлеге чара күп очракта район тормышында актив катнашучы, хезмәтендә алдынгы, социаль-икътисади үсешкә зур өлеш керткән, җәмәгать эшләрендә, спортта, укуда һәм башка өлкәләрдә үзләрен таныткан якташларыбызны, юбилярларны бүләкләүдән башлана. Билгеле, сәхнәгә чыгып, йөзгә якын кеше алдында бүләкләнү – зур дәрәҗә, хөрмәт билгесе.

Район җитәкчелеге, район Советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узучы планеркада полиция җитәкчелеге атналык оператив хәл турында мәгълүмат җиткерә. Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Юлдус Билалов чыгыш ясады. Узган атнаның соңгы биш көнендә бүлекчәнең кизү бүлегенә 31 хәбәр алынган икән. Угрылык кылучылар булган. Өч юл-транспорт һәлакәтендә өч техникага матди зыян килгән. Берәү исерек килеш транспорт чарасына утырып юлга чыгудан курыкмаган.

Матбугатка язылу барышы да – көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бу  өлкәдәге хәлне райондагы почта участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова анализлап җиткерде. Кайбер элемтә бүлекчәләрендә газета-журналларга яздыруны нык тизләтәсе бар. Бу хакта район башлыгы да әйтте.

Санитар чисталык, хәрби хезмәткә чакыру, сөт җитештерү һәм сатып алу, төзелеш, алкоголь продукциясе сату, макулатура җыю, милекне рәсмиләштерү торышы, мәгариф, мәдәният, спорт тармакларында эшнең ничек куелышы хакында да җитди сүз бара планеркада, кайбер җитәкчеләр һәм белгечләр үз эшләре турында отчет тоталар, тәҗрибә уртаклашалар. Үзсалым акчаларын җыю, аларны вакытында һәм тиешле максатларга куллану зарурлыгы да әйтелә.

Планеркада бер үк мәсьәлә берничә тапкыр да карала. Сәбәбе шул: элек билгеләнгән эш вакытында үтәлми, ахырына җиткерелми, моңа я акча булмый, яки тиешле документлар әзерләү озаккарак сузыла. Бюджет акчасын кайвакыт, югарыдагы оешмалар белән килештереп, ниндидер карар чыккач кына куллана аласың. Кайбер чыгымнар район Советы утырышында хупланырга тиеш. Билгеле, казнада акчаң аз икән, артык чыгымнар рөхсәт ителми.

2017 нче ел өчен салымнар түләү вакыты да азаеп бара, шуңа күрә, закон каршында гаепле булып калмас өчен, тиешле сумманы кичектермичә түләргә кирәк.

Бу атна якшәмбесендә киләсе елда үзсалым акчалары җыю мәсьәләсе буенча референдум үтәчәк. Планеркада бу хакта да сүз булды.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев