Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә сквер төзеләчәк

Быел өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернаты каршында яңа ял итү урыны - сквер барлыкка киләчәк. Әлеге объектны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бирелгән. Бу төзелешкә район бюджетыннан да 2 миллион 600 сум акча юнәлдереләчәк. Бүген булачак паркның проект - смета документларын ясау белән шөгыльләнәләр. -Сквер чирмешәнлеләр өчен...

Быел өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернаты каршында яңа ял итү урыны - сквер барлыкка киләчәк. Әлеге объектны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион сум акча бирелгән.

Бу төзелешкә район бюджетыннан да 2 миллион 600 сум акча юнәлдереләчәк. Бүген булачак паркның проект - смета документларын ясау белән шөгыльләнәләр.
-Сквер чирмешәнлеләр өчен уңайлы ял итү урынына әверелергә тиеш, - ди инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов.- Монда агачлар утырту, җәяүлеләр юлы ясау, кечкенә архитектура корылмалары булдыру күздә тотыла.
4 март көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Парклар һәм скверлар елына старт бирде. Яңа сквер республикада игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзеләчәк. Гомумән, Татарстанда паркларны төзүгә, төзекләндерүгә быел 1 миллиард акча каралган. Бу эштән иганәчеләр дә читтә калмаслар, үз өлешләрен кертерләр дип көтелә. ТР Министрлар Кабинетында видеобрифинг режимында узган киңәшмәдә мондый фикер дә яңгырады. Быел 800 гектарда парклар һәм скверлар булдыру планлаштырылган. Аларны яшелләндерү өчен үзебезнең питомникларда да үсентеләр җитәрлек күләмдә үстерелә, диде үз чыгышында ТР Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров.
Сүз уңаеннан, район үзәгендә соңгы елларда 3 меңгә якын агач утыртылган. Торак пунктларны һәм район үзәген яшелләндерү буенча эш быел да дәвам иттерелә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан