Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә подъездда ике хатын “мөнәсәбәтләр ачыклаган“

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135 нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 11нән 18 январьга кадәр вакыт эчендә Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частена 29 гариза һәм хәбәр кергән. Иске Котыш авылында билгесез кешеләр Чирмешән электр челтәрләренең 680 метр алюминий кабелен урлаганнар. Чирмешәндә яшәүче берәүнең банк...

01 Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары теркәлмәгән.

Хәбәр 135 нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.
02 11нән 18 январьга кадәр вакыт эчендә Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частена 29 гариза һәм хәбәр кергән.
Иске Котыш авылында билгесез кешеләр Чирмешән электр челтәрләренең 680 метр алюминий кабелен урлаганнар.
Чирмешәндә яшәүче берәүнең банк картасыннан 3 мең сум акча югалган. Угрылар интернеттан файдаланып эш иткәннәр.
Бер атнада дүрт юл-транспорт вакыйгасы булган. Берсендә КамАЗ белән ВАЗ-2110 бәрелешү нәтиҗәсендә Әмирдә яшәүче хатын-кыз тән җәрәхәтләре алган.
Чирмешәннең Совет урамындагы күпфатирлы йорт подъездында 22 һәм 28 яшьлек ике хатын-кыз "мөнәсәбәтләр ачыкларга" керешәләр. Җәнҗал чыгуга сәбәпчесенең гамәлләрен полиция хезмәткәрләре "хулиганлык кылу" дип бәяли.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 7, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 9 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Хәбәрне полиция бүлекчәсе штабыннан җиткерделәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 19-20 чакырту кергән, 10 кеше үзләре килеп ярдәм алган. Фельдшер Галина Калмыкова әйтүенчә, шимбә-якшәмбе көннәрендә 10лап кеше (нигездә, балалар) ОРВИ белән чирләгән, алты кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Алкоголь белән агуланучылар да бар.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 38 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы подъезд 01 хезмәте 02 хезмәте