Чирмешәндә мәк сабакларын җыеп йөргәндә Яңа Чишмә районы кешесе тотылган.
01 Үткән атнада район территориясендә янгыннар булмаган. 135 нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.
02 13 июльдән 20 июльгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 29 гариза һәм хәбәр кергән.
15 июль көнне Саминовка поселогының 1974 елгы кешесе ВАЗ -...
Чирмешәндә мәк сабакларын җыеп йөргәндә Яңа Чишмә районы кешесе тотылган.
01 Үткән атнада район территориясендә янгыннар булмаган. 135 нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.
02 13 июльдән 20 июльгә кадәр вакыт аралыгында "Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенә 29 гариза һәм хәбәр кергән.
15 июль көнне Саминовка поселогының 1974 елгы кешесе ВАЗ - 21120 машинасында Девичья Поляна авылы янында юл кырыена әйләнәп барып төшә. Шул урында аның гомере өзелә.
Үтерү белән янаган өчен Иске Котыш авылында яшәүче ир-ат җаваплылыкка тартыла.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 108, участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 24 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр. Өч юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, бер кеше үзе килеп корал тапшырган.
03Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Антонида Французова әйтүенчә, күпчелек очракта хроник һәм йөрәк-кан тамырлары чирләре белән интегүчеләргә ярдәм иткәннәр. 19 июльдә Күтәмәдән эт тешләгән 8 яшьлек малайны китергәннәр.
04Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 25 заявка үтәгәннәр. Хәзер алдагы ягу сезонына әзерлек кысаларында ГРП һәм ШПларны ремонтлау бара. Бу хакта газ хезмәте начальнигы Анатолий Федоровский хәбәр итте.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Нет комментариев