Безнең районда

Чирмешәндә “Каенкай“ балалар бакчасын сүтәләр

Чирмешән авылында яшәүче Анна Терентьева истәлекләреннән: "Каенкай" балалар бакчасы элек РКШ (рабоче - крестьянская школа - ред.) иде. Анда колхозлар өчен хисапчылар хәзерләделәр. Безнең өйдә 6-7 гаилә члены, шуның өстенә квартирантлар да тота идек, бер кечкенә өйгә барыбыз да сыйдык. РКШ аннан соң поликлиникага әйләндерелде, ул озак хезмәт итмәде, бина...

Чирмешән авылында яшәүче Анна Терентьева истәлекләреннән:

"Каенкай" балалар бакчасы элек РКШ (рабоче - крестьянская школа - ред.) иде. Анда колхозлар өчен хисапчылар хәзерләделәр. Безнең өйдә 6-7 гаилә члены, шуның өстенә квартирантлар да тота идек, бер кечкенә өйгә барыбыз да сыйдык. РКШ аннан соң поликлиникага әйләндерелде, ул озак хезмәт итмәде, бина балалар бакчасы итеп үзгәртелде."
"Безнең Чирмешән", 1994, 13 июль.
Редакциядән. Беренче Май урамындагы әлеге агач бинаны сүтәләр. Монда яңа бина төзеләчәк.

Автор фотолары.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы “Каенкай“ балалар бакчасы

Нет комментариев