Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә илкүләм “ГТО“ фестиваленең республика этабы узачак

    9-11 июньдә безнең районга спортчылар - мәктәп укучылары килә. Алар "ГТО" илкүләм җәйге фестивальнең республика этабына узган 13 район вәкилләре җиңел атлетика, йөзү, пневматик винтовкадан ату һәм башка спорт ярышларында көч сынашачак. Фестивальдә агитбригадалар, стена газеталары, спорт тематикасы буенча проектларны яклау да булачак. Йөздән күбрәк кеше катнашачак ярышлар Чирмешән лицеенда,...

    9-11 июньдә безнең районга спортчылар - мәктәп укучылары килә.


    Алар "ГТО" илкүләм җәйге фестивальнең республика этабына узган 13 район вәкилләре җиңел атлетика, йөзү, пневматик винтовкадан ату һәм башка спорт ярышларында көч сынашачак.

    Фестивальдә агитбригадалар, стена газеталары, спорт тематикасы буенча проектларны яклау да булачак.

    Йөздән күбрәк кеше катнашачак ярышлар Чирмешән лицеенда, физкультура-савыктыру комплексында, стадионда узарга тиеш. Спортчыларга уңышлар, яхшы һава торышы телибез.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: