Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә эчкече әниләрне соңгы тапкыр кисәттеләр

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына кабат спиртлы эчемлекләр яратучы әниләр чакырылган иде.

-Татар хатын-кызларын, әниләрне, эчмәгез, дип үгетләп утыру минем өчен, ничектер, оят та кебек, - диде комиссия рәисе Рәмзия Долгополова. - Гомумән, әни кеше өчен беренче урында бала булырга тиеш.

Керкәле авылыннан  Р.  ике яшь баласының тормышына куркыныч тудырып,  атналар буе исереп йөри. Ана кеше эчкечелектән дәваланырга ышандыра, аңа билегеле бер вакыт бирелде. Әгәр кабат шешәгә үрелсә, ул балаларын “югалтырга” да мөмкин.

Чирмешәннән Г.га карата соңгы өч айда өч административ эш ачылган,  комиссия утырышына да өченче чакыруда гына килгән. Дөрес, ул эчкечелектән дәваландым, башка эчмим, дөрес юлга басам, дип ышандыра. Шулай да әлеге хатасы өчен аңа җәза бирелде – штраф салынды. Киләчәктә бу гаилә даими контрольдә булачак.

Комиссия членнары чирмешәнле Е.га да штраф бирделәр.  Аның да балаларына игътибары беткән, беренче урында – кәефләнеп йөрү. Ана кеше ялгышын аңлап, эчкечелектән дәваланырга җыена. Ышанасы килә, балалар имин гаиләдә үссен иде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев