Чирмешәндә чыршыларны бизи башладылар
Безнең районда

Чирмешәндә чыршыларны бизи башладылар

Быел Чирмешәндә үзәк чыршыны гадәттәгедән иртәрәк, 23 декабрь кичендә үк кабызмакчылар. Моңа кадәр оешмалар, учреждениеләр үз чыршыларын бизәргә, территорияләрен, биналарны матурларга, кар сыннар, мәйданчыклар ясарга тиеш. Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүчене дә киләсе елга калдырмыйча декабрь азагында ук билгеләү күздә тотыла. Җиңүчеләр район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр буенча...

Быел Чирмешәндә үзәк чыршыны гадәттәгедән иртәрәк, 23 декабрь кичендә үк кабызмакчылар.

Моңа кадәр оешмалар, учреждениеләр үз чыршыларын бизәргә, территорияләрен, биналарны матурларга, кар сыннар, мәйданчыклар ясарга тиеш.
Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне иң яхшы бизәүчене дә киләсе елга калдырмыйча декабрь азагында ук билгеләү күздә тотыла. Җиңүчеләр район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр буенча һәм авыл җирлекләре Советлары арасында аерым-аерым бүләкләнәчәк.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы чыршы

Нет комментариев