Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 40 егет һәм кыз Россия паспорты алды

14 яше тулган якташларыбызга төп шәхси докуметларын муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды: тантаналы итеп, әти-әниләр катнашында. -Бу сезнең тормышыгызда иң истә калырлык вакыйгаларның берсе. Көчле, зур дәүләтебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Спортны яратыгыз, яхшы укыгыз. Киләчәктә кайда гына яшәсәгез дә, Чирмешән районы "маркасын" төшермәгез, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп....

14 яше тулган якташларыбызга төп шәхси докуметларын муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тапшырды: тантаналы итеп, әти-әниләр катнашында.


-Бу сезнең тормышыгызда иң истә калырлык вакыйгаларның берсе. Көчле, зур дәүләтебезнең лаеклы гражданнары булыгыз. Спортны яратыгыз, яхшы укыгыз. Киләчәктә кайда гына яшәсәгез дә, Чирмешән районы "маркасын" төшермәгез, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Россия паспортына бу көнне 23 егет һәм 17 кыз ия булды. Документ алырга килүчеләр Чирмешән, Лашман, Иске Үтәмеш, Ивашкино, Түбән Кәминкә авылларыннан күбрәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined паспорт