Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юлчыларына эш күбәйде

Декабрь аеның беренче көннәрендә кар явуга, “Татавтодор” җәмгыятенең Чирмешәндәге юл-транспорт участогы техникалары юлларга чыкты.

-Безнең оешма төбәк дәрәҗәсендәге 285 километр автомобиль юлларына хезмәт күрсәтә, шуларның 264 километры – асфальт өслекле, - ди участок начальнигы Наил Котбиев. –Быел коллективыбыз 17 мең 374 квадрат метр мәйданда – 2,5 километр яңа полотно диярлек -  асфальт-бетонлы кайнар катнашма белән юлларны ремонтлады, 2,4 километр озынлыкта тузган асфальтлы юллар яңартылды. Юл кырыендагы саклагыч металл барьерлар озынлыгы да елдан-ел арта, алар хәзер 18 километрдан күбрәк.

Район юлларында хәвефсез хәрәкәтне тәэмин итү өчен, автопаркта 6 комплект юл машинасы, 2 автогрейдер, 2 төягеч, 3 трактор, бер экскаватор бар. Кышын юлларга сибү өчен 6 мең 500 тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев