Югары Чегодайда яшәүче 3 яшьлек Ангелинаны туган көне белән котладылар
“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Туган көнең белән!” хәйрия акциясе кысаларында, Югары Чегодайда яшәүче мөмкинлеге чикле 3 яшьлек Ангелина Шляхтинага күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.