Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманнары “Экология” илкүләм проекты кысаларында яшәрә

Быел районда яңартылачак урман мәйданнарының 20 гектары “Экология” илкүләм проекты хисабыннан булачак. Федераль бюджеттан  1 миллион 610 мең сум күләмендә бирелүче акчага урманнарда моннан кала да әле тагын байтак эшләр башкарылырга тиеш.

Чирмешән урманчылыгыннан белешүебезчә, 2022 елда “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” төбәк проекты буенча, район урманнарында 20 гектарда  яңа агач үсентеләре утырту планлаштырыла. Аның өчен материалларның күп өлеше үзебездә үстерелгән питомниктан алына, ә 5 гектарлап мәйдан өчен үсентеләр читтән кайтартыла. Соңгылары ябык тамыр системалы, ягъни бакчачы хуҗабикәләрнең борыч, помидорларны стаканнарда үстереп, төбе-тамыры, туфрагы белән бергә күчеп утыртуы сыман була инде.

-Кайбер агачлар табигый юл белән яхшы үсеп китә, агачларның орлыкларын шунда коелып төшсен өчен без 42 гектар мәйданда буразналар ярачакбыз. Урманнарны яшәртүгә бирелгән акчалар урман посадкаларын карап, тәрбияләп тору,  сирәк урыннарга үсентеләр өстәп чыгу, урманнарны чистарту өчен дә тотылачак, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина.

“Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” төбәк проекты  2019 елдан гамәлдә. Ул 2024 елга кадәр тормышка ашырылачак. Проектның максаты: киселгән, һәлак булган урман мәйданнарын яшәртү, арттыру, урманнарны саклау.

-Әлбәттә, урманнарны яңартып, яшәртеп торырга кирәк. Хәзер без күбрәк чыршы, нарат үсентеләре һәм каен, имән утыртабыз. Ә менә усак, юкә агачлары күпкә әрсезрәк, алар орлыкларыннан үзләре үсеп чыгып ныгый, - дип аңлатты Казанка урманчылыгы  участок урманчысы Марс Рәхимҗанов.

Бүген урманнарны корыган агачлар басуы аерым проблема икән. Элек халык аларны утынга алганлыктан, урманнарыбыз шушы рәвешле даими чистарып торган.

Чирмешән районында урманнар 36 мең 373 гектар мәйдан били, ягъни район территориясенең 25 проценты, дүрттән бер өлеше кадәр.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев