Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары урманда бакча ясамакчылар

Чирмешән урманчылары агач утырту эшенә керештеләр.

Соңгы көннәрдә бер бригада Кече Чегодай ягындагы, ягулык салу станциясе артындагы участокта чыршы үсентеләре утыртты. Монда былтыр “төртеп куйган” карагай үсентеләренең кайберләре, әллә җир килешмәгәнгә, әллә дым җитмәгәнлектән, тамыр җибәрә алмаган, яңа чыршы үсентеләре тыгызлау максатында утыртыла, барысы 500гә якын төп булачак.

Быел Чирмешән урманчылыгына 20 гектарда урман утырту планы җиткерелгән. Казанка урманычылыгындагы 49 нчы кварталда якын көннәрдә 3,8 гектарда, урманда, делянкада, бакча ясап, нарат агачлары утыртылачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X