Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән юллары шомара

Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда барлыгы 74 урам бар, шуларның 63се район үзәгендә. Түбән Чегодайда - биш, Кече Чегодай һәм Казанка авылларында - өчәр урам. -Район үзәгенең 52 урамы асфальтланган, өч урамга вак таш түшәлгән, Көньяк микрорайондагы 8 урамда, әлегә төзелеш эшләре бару сәбәпле, юллар ясалмаган, - ди Чирмешән авыл...

Чирмешән авыл җирлегенә керүче авылларда барлыгы 74 урам бар, шуларның 63се район үзәгендә. Түбән Чегодайда - биш, Кече Чегодай һәм Казанка авылларында - өчәр урам.

-Район үзәгенең 52 урамы асфальтланган, өч урамга вак таш түшәлгән, Көньяк микрорайондагы 8 урамда, әлегә төзелеш эшләре бару сәбәпле, юллар ясалмаган, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Киләсе елда бу урамнарны да шомартырга телибез.

Чирмешәннең Һади Такташ урамы юлына быел 382 метр озынлыгында вак таш түшәлгән.

-Быел Мәктәп урамында - 1014, Силантьев урамында - 427, Төньяк урамда 480 метрда ремонт эшләре уздырылды - асфальт җәелде, - ди район башлыгының төзелеш эшләре буенча ярдәмчесе Илдус Кәримов. - 2018 елда Мәктәп урамының икенче өлешенә һәм Яшьләр урамына да юлчылар килүе көтелә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Казанка урамнары шомара Түбән Чегодайда Чегодай

2
X