Чирмешән укучылары – талантлар университетында
Безнең районда

Чирмешән укучылары – талантлар университетында

Чирмешән лицеенда талантлар университеты платформасы эшли башлады. Аның остазы Гөлнара Галимова лицейның 8 б сыйныф укучылары белән "Лидер-ул..." дигән темага беренче тренинг уздырды.

Чара барышында укучылар үзләренең лидерлык сыйфатларын ачарга тырыштылар. Алар ике төркемгә бүленеп, проектлар әзерләп, шуларны якладылар. Тренинг барышында "Алга адым яса", "Башладык", "Лидер – ул..." дигән темаларда уеннарда катнаштылар һәм “Мин лидермы?” дигән тест уздылар.

-Талантлар университеты - ул талантлы яшьләргә компетенцияләрне үстерүдә, һөнәри үсештә ярдәм итә, - диде Гөлнара Илдус кызы. - Аның бурычы - үз потенциалларын ачу өчен, сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә шартлар тудыру. Мондый тренингларны атна саен уздыру күздә тотыла.

фото: Гөлнара Галимова

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев