Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Сабан туе батыры Марат Кәримов: Җиңүемне әти-әниемә, остазыма багышладым

Быел да район Сабан туен бик шәп, тәртипле, истә калырлык уздырдылар. Көн дә, заказ буенча диярсең, җылы, аяз булды.

Бәйрәмнең ачылыш өлеше үзеннән-үзе районыбыз өчен горурлык хисләре уята. Купшы тамашада йөзләрчә кеше катнашты. Игенчеләрне, хезмәтне олылап, иң матур сүзләр әйтелде, иң матур теләкләр яңгырады. Кыскасы, мәйданны дер селкеттеләр. Оештыра беләләр  бездә Сабан туен, рәхмәт!

Чирмешәнлеләрне һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин татар халкының Сабантуй бәйрәме белән котлап, аны үткәрүгә өлеш керткән нефтьчеләргә, шәхси эшмәкәрләргә, төзелеш оешмаларына, учреждениеләр һәм оешмаларга, физик затларга рәхмәтен  дә ирештерде.

- Бүген Сабан туе  - бер үк вакытта бәйрәм, дуслар очрашу урыны да. Мәдәниятләрне тулыландыруга булышлык итеп, ул халыклар дуслыгының чын тантанасына әверелде, - диде район җитәкчесе. - Сабан туй – сабан, игенче бәйрәме, аның төп геройлары – җир белән эшләүче, иген үстерүче кешеләр. Хәзер башкарылган эшләр көзен үз нәтиҗәләрен бирер, чирмешәнлеләр быелгы авыл хуҗалыгы елын яхшы күрсәткечләр белән төгәлләрләр дип өметләнәсе килә.

Сабан туенда, гадәттәгечә, язгы кыр эшләрен иң яхшы башкарган алдынгылар бүләкләнә, хөрмәтләнә. Быел да бу яктан “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенә тиңнәр булмады.

Тиз һәм сыйфатлы, яхшы орлыклар кулланып, ашлап чәчтеләр, үсемлекләрне, шытымнарны тәрбияләү буенча да планлаганны вакытында башкардылар. Аларга әйтерсең лә яңгырлар да комачауламый.

“Әккәрәй” хуҗалыгы – икенче, “Сөлчә” - өченче урында. “БИО-АГРО” - иң яхшы инвестор. Аларның җитәкчеләрен һәм белгечләрен дә бүләксез итмәделәр. Үз эшендә үрнәк, тырыш игенчеләр һәм терлекчеләр, фермерлар, район оешмаларында хезмәт куючы тагын байтак якташыбыз да бәйрәм бүләге алып сөенде.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында Висхан Тепсуркаев хуҗалыгы – беренче, Илгизәр Фәтхетдинов хуҗалыгы – икенче, Илназ Гыйльметдиновныкы – өченче урында.

Быел да район механизаторлары арасында “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте вәкиле беренче – Кыр батыры Дмитрий Корниловка сарык һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар.

Рифат Билалов (“БИО-АГРО”) – икенче, Радик Мостафин (“Әккәрәй”) – өченче урында.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов чирмешәнлеләргә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан Мөрәҗәгатен җиткерде.

Чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова да затлы бүләкләр белән кайткан. Кунаклар арасында районның элеккеге җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров та бар иде.

Стадионда узган бәйрәмгә авыл җирлекләре бик матур итеп милли өйчекләр дә бизәгәннәр. Аларда элеккеге һәм хәзерге тормыш рәвешен, бизәкләр өстәп, тулы чагылдырганнар. Ульяновка авыл җирлеге өйчеге иң яхшысы дип табылды, Чирмешән җирлеге – икенче, кармышлылар – өченче. Җиңүчеләрне бүләкләр белән билгеләделәр.

Ат чабышларын карау бик мавыктыргыч, дәртле тамаша инде. Шөкер, бүген 9 ат стартка басты, алар ипподромда, өч төркемгә бүленеп, 2 километр арада узыштылар.

Көрәштә абсолют батыр калган Марат Кәримов туган авылы Туймәтнең дә данын күтәрде. Оста, булдыклы 25 яшьлек егет Чирмешәндә инде өченче тапкыр җилкәсенә батыр тәкәсен күтәрде, кыйммәтле бүләк алды.

- Көрәш җиңел түгел, - диде ул. – Беренче җиңүемне мәрхүм әтием Мигъдәткә багышласам, икенчесен – шулай ук мәрхүм остазым, көрәшче Ильяс Галимовка, өченчесе, бүгенгесе – әниемә. Быел әле тагын берничә бәйрәмдә көрәшергә исәп бар.

Сүз уңаеннан, көрәш мәйданында Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Шентала егетләре дә бил алышты. Ат чабышларына күрше Аксубай, Яңа Чишмә районнарыннан да чабышкылар килгән иде.

Бәйрәм алдыннан, стадионны, әйләнә-тирәне матурлауда катнашкан,   бәйрәм мәшәкатьләрен , чыгымнарны күтәрешкән һәркемгә рәхмәт. Аеруча физкультура-савыктыру комплексы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективлары, бюджет, мәдәният, мәгариф оешмалары вәкилләре, урманчылар нык тырышкан. Аш-су әзерләүчеләрне дә мактап туйгысыз. Полиция хезмәткәрләре, комиссия әгъзалары шулай ук үз бурычларын  төгәл башкардылар.

Бүген фейерверкка кадәр аттырдылар.

Мәдәният хезмәткәрләренең, кунак артистларның бәйрәм концерты берничә сәгатькә сузылды. Җырсыз-биюсез тамаша буламыни?!

Элеккеге түгел инде, Сабан туенда утырырга, машина куярга урын, уеннарга – иркен мәйдан, ашау-эчү нокталары, концерт сәхнәсе, чүп ташларга савыт дисеңме, бар да бар. Шөкер итәрлек. Сау яшик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев