Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Иске Сережкино авылында ферма янган

Иске Сережкино авылында (Иске Үтәмеш авыл җирлеге) ферма янган. Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән әйтүләренчә, бәла эш вакытында саксызлык аркасында килеп чыккан.

Янгын хакында көндезге икенче яртыларда телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр. Янгын сүндерү подразделениеләре килгәндә,  иске ферма бинасына ут капканлыгы ачыклана. Объектка газ, электр кермәгән, түбәсе шифердан.

-Соңыннан мәгълүм булганча, монда әлеге иске бинаны демонтажлау  эшләре башкарганнар. Тимер өлешләрне сүтү вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән. Нәтиҗәдә ферма бинасының түбәсе тулысынча янып бетә һәм ишелә. Әлеге уңайдан гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды, - ди  янгын күзәтчелеге инспекторы Андрей Фомин.

Көннәр коры торганлыктан, янгын күзәтчелеге белгечләре  ут белән аеруча сак булырга өнди. Коры үлән,  камыл яндыру тыела. Тик моңа колак салмаучылар бар: быел районда мондый төр ут чыгу очраклары шул чорга булган былтыргы  саннарны узып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев