Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында уяулыкны көчәйтергә өндиләр

Украинада махсус операция белән бәйле, илебездә террорчылык гамәлләрен кисәтү, объектларны саклау таләпләрен катгый үтәү, закон бозуларны булдырмау, үзебезне, коллективларны, якыннарыбызны, аеруча балаларны кайгырту мөһим.

-Уяулыкны югалтмыйк, барын да җитди кабул итәргә кирәк, бездә берни булмас дияргә ярамый, - диде район башлыгы, террорчылыкка каршы комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин. -Чыгышларда әйтелгән кимчелекләрне тиз арада төзәтергә тиешбез.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында болар хакында җитди сөйләшү үтте. Район прокуроры Фаил Хәйруллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов һәм башкалар террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау, объектлар саклау, куркынычсызлык өчен техник җиһазлар белән тәэмин итү, күнегүләр, инструктажлар  үткәрү, ниндидер формада теракт очрагында дөрес гамәлләр кылу кирәклеге һәм башкалар хакында чыгыш ясадылар.

Бүген электрон мәгълүмат кырында мәгълүмати сугыш бара. Кайберәүләр, сайтларны, электрон почталарны, аккаунтларны ватып, анда, социаль челтәрләрдә, төрле чыганакларда дөрес булмаган, тикшерелмәгән хәбәрләр урнаштырудан да чирканмыйлар, ачыктан-ачык законсыз акцияләргә өндиләр.

Андыйлар өчен, бүген дә әйтүләренчә, зур күләмдә штраф салу каралган. Гомумән, бүген ил мәнфәгатьләрен алга куеп эшләү сорала.

Утырышта тикшерелгән мәсьәләләр уңаеннан карарлар кабул ителде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев