Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре полицейскийларга битлекләр теккәннәр

Районның мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тәүлек дәвамында диярлек эштә торучы полиция хезмәткәрләре өчен күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп бирделәр.

- Бу эштә аеруча Туймәт мәктәбе уытучылары актив булдылар, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Лашман мәктәбенең техник хезмәткәрләре дә байтак битлек тектеләр.

Шулай ук бүген беренче Чирмешән һәм Күтәмә мәктәпләре, Чирмешән лицее коллективлары да битлекләр тегү белән мәшгуль.

Мәдәният хезмәткәрләре күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп, аларны әүвәл волонтерларга тараттылар. Ә бүген алар теккән битлекләрнең бер өлешен полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.

- Мин, барлык коллектив исеменнән, бу эштә катнашкан якташларыма рәхмәтемне җиткерәм, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев