Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында күп балалы 275 гаилә бар

    Районда 257 гаиләдә балигъ булмаган 825 бала тәрбияләнә.

    Кара Чишмә авылына берничә ел элек читтән күчеп кайтучы гаиләдә - җиде бала үсә. Аларның иң өлкәне 2005 нче елгы булса, төпчек кызларына 3 яшь. Утыз Имән авылында алты балалы бер гаилә бар. Җиде гаиләдә бишәр бала үсә, утыз өч гаиләдә дүртәр бала тәрбияләнә. Өч бала үстерүче гаиләләр тагын да күбрәк – 215, аларда 645 сабый исәпләнә.

    Район ЗАГС бүлеге агымдагы елның дүрт аенда 12 сабыйга туу турында таныклык тапшырган. Апрель аенда нибары бер сабый дөньяга килгән.

    фото редакция архивыннан

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: