Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында газета-журналларга яздыра башладылар

2021 елның беренче яртысында алдыру өчен, матбугатка язылу кампаниясе башланды.

-1 сентябрьдән киләсе елның беренче яртыеллыгына матбугат чараларына язылу кампаниясе старт алды, - ди район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдинова. – Газета-журналларга язылыр өчен почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кайбер бүлекчәләр заказларны кабул итә башладылар да. Район үзәгендә почта бүлекчәсе, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәреннән тыш, көн саен эшли. Кызганыч, район үзәгендә һәм башка кайбер авылларда, әйтик, Шешминкада, Лагеркада хат ташучыларга ихтыяҗ бар. Форсаттан файдаланып, ачык йөзле, кешеләр белән аралашырга яратучы якташларыбызны безгә эшкә чакырабыз. Белешмәләр өчен телефон: 2-26-46.

Әлеге чорда районда иң күп укылучы “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасына да язылырга мөмкин. Газета редакциясе һәрвакыт үзенең укучыларын район хәлләре белән таныштырып бара. Инде алдагы яртыеллыкта да бергә калырбыз, дип ышанып калабыз.

Район газетасына 2021нче елның беренче яртысына язылу бәясе: шәхси затлар өчен – 810, оешмаларга – 900 сум.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев