Бүген иртәнге җиденче яртылар тирәсендә Күтәмә авылы янындарак җиңел автомашиналар бәрелешкән, юл һәлакәтендә имгәнүчеләр бар.
.jpeg)
Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, беренчел мәгълүматлар буенча, хәл болайрак була. ВАЗ-21093 йөртүчесе, Яңа Чишмә районы ягыннан Чирмешәнгә таба хәрәкәт итеп, куркынычсыз тизлек һәм дистанция сакламыйча, үз алдыннан барган транспортның – NISSAN QASHQAIның сулга борылуын вакытында күреп өлгерми, машинасын сулга, каршы юлга ала һәм Чирмешән ягыннан каршысына килүче “Җиделе” машинасына бәрелә. Аннан бәрелү көче ВАЗ-21093не туктап торган “Ниссан”га да китереп суга.
.jpeg)
-Машина йөртүчеләр өчесе дә безнең район кешеләре. ВАЗ-21093 һәм ”Җиделе” машинасының имгәнүләр алган йөртүчеләренә шунда ук медицина ярдәме күрсәтелде һәм алар өйләренә кайтарып җибәрелде, аларга амбулатор дәвалану билгеләнде. “Ниссан” йөртүчесенең сәламәтлегенә зыян булмаган, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин.
.jpeg)
фото: Сергей Барабашкин
Нет комментариев