Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында армиягә китәсе 150 ләп егет медкомиссия узган

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр дәвам итә. Районнан беренче төркем 11 ноябрьдә юлга кузгалырга тиеш.

Көзге чакырылышта район хәрби комиссариатына 20дән күбрәк егетне армия хезмәтенә җибәрү планы куелган. Ил алдындагы бурычларын үтәргә 18 яшьтән 27 яшькәчә егетләр чакырыла.

-Уку йортларында һөнәр үзләштерүче егетләрнең хезмәтләре кичектерелә (отсрочка бирелә). Алар кулларына диплом алгач ил алдындагы бурычларын үти, - ди Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. - Әгәр призывник үзе теләсә, уку йортыннан академик ял алып та хезмәткә китәргә мөмкин. Андый егетләр бар, бу чакырылышта да берәү шулай эшләргә җыена.

Октябрьнең 8еннән 13енә кадәр район хәрби комиссариатында 150ләп никрут чакырылыш-медицина комиссиясе узды. Илдәге вәзгыятькә бәйле, комиссия вакытында барлык таләпләр үтәлде, егетләр тиешле дистанцияне саклап, шәхси саклану чараларыннан булдылар.

Никрутларны район үзәк больницасы табиблары: хирург, невропатолог, окулист, нарколог, ЛОР тикшерде. Аннан соң һәр табиб һәр егетнең сәламәтлеге хакында үз фикерен җиткерде. Кайбер никрутларга өстәмә тикшеренүләр узарга, анализлар тапшырырга киңәш иттеләр. Кем хезмәткә яраклы, кем юк – шунда билгеле булды.

-Комиссия узган егетләрнең егермеләбе армия хезмәтенә яраклы, - диде комиссар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев